Суганны ач килеш ашагыз...
Бу яшелчәнең сәламәтлек өчен көтелмәгән файдалы яклары ачыкланган
Суган — бик күп файдалы сыйфатларга ия булган көчле дару үсемлеге. Белгечләр аңлатуынча, бу яшелчәне ач ашказанына куллану сәламәтлек өчен өстәмә өстенлекләргә ия булырга мөмкин.
Суган С витаминына, флавоноидларга һәм фитонутриентларга бай, алар организмны күп авыруларга каршы торырга сәләтле итә.
Ул тимер, цинк һәм күкерт кебек минералларның яхшы чыганагы булып тора. Әлеге яшелчәдә шулай ук кальций, калий магний, натрий бакыр, йод һәм фосфор бар. Табиблар сәламәтлекне саклау өчен суганны көн саен ашарга киңәш итә. Моны профилактика өчен генә түгел, салкын тигәнне дәвалау өчен дә эшләргә мөмкин.
Аны төшке яисә кичке аш алдыннан ярты сәгать кала ач килеш ашау яхшырак. Суганны чи килеш салатларга өстәргә яки парда бераз пешереп алырга була, бу очракта ул барлык файдалы сыйфатларын саклап калачак. Аллицин — суганга кискен әче тәм бирә. Әмма нәкъ менә ул бактерияләр һәм вируслар белән көрәшкә ярдәм итә. Суганны салкын тигәндә, ютәлдән һәм өшегәнне дәвалау өчен кулланырга мөмкин. Моннан тыш, ул сулыш системасы өчен дә бик файдалы.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев