Велосипед йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр
Чаллыда велосипедчы катнашында юл-транспорт фаҗигасе булган, дип яза Татар-информ.
Шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» автомобиленең 93 яшьлек йөртүчесе Магистраль урамында каршы як полосага чыккан һәм велосипедта барган 50 яшьлек ир-атны бәрдергән.
Велосипед йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Нет комментариев