Россиядә күп кенә автомобиль йөртүчеләр "права"сыз калырга мөмкин. Арада законсыз төстә йөртү таныклыгы алучылар да бар икән.
Дөрес, монда машина йөртүчеләрнең тамчы да гаебе булмаска мөмкин. Эш шунда: быелның 12 августыннан автомәктәпләргә карата таләпләр кырысланды, ә аларның шуңа яраклы рәвештә аккредитация узмаучылары да бар икән. ЮХИДИ идарәсе менә шунда укып чыккан йөртүчеләрне "права"сыз калдырырга җыена да инде.
Россиядәге барлык автомәктәпләрнең 15 %ы гына аккредитацияне уңышлы узган. Шулай итеп илдә йөзләгән мең кеше машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин, дип яза Интертат.ру
Фото: http://gorodfm.net/news/avto/avto_1109.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев