Балтачта туктап торган машиналар да юл-транспорт һәлакәте ясый (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта туктап торган машиналар да юл-транспорт һәлакәте ясый (фото)

Балтачта Киалар Киага бәрелә, яки "тещада" кунакта.

Торак-коммуналь хуҗалыгы урнашкан урамда була бу хәл. Үргә таба туктап торган Киа машинасы кинәт артка таба төшеп китә һәм гараж кырыенда туктаган зәңгәр төстәге, шулай ук Киа машинсына килеп төртелә. Икесенең дә рулендә шоферлары булмый. Беренче машинаның хуҗасы килеп туктагач багажниктан әйберләрен алганда "кул тормозы" ычкынып, машинасы артка таба хәрәкәт итә башлаган. Ә икенче машинаның хуҗасы хатынының әниләренә, ягъни әбисенә кунакка килгән була.
Машиналар йөргән чакта гына түгел, туктап торганда да һәлакәт китереп чыгарырга сәләтле шул. Хөрмәтле шоферларга туктагач та игътибарны югалтмау зыян итмәс.

250

Нет комментариев