Шаһитлар сүзләренчә, фура «ГАЗель»га килеп бәрелгән. «ГАЗель»га җитди зыян килгән.
Бүген төнлә Татарстанның Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта "Татар-информ«га шаһитлар хәбәр итте.
Авария «Алабуга-Ижевск» юлының 5нче километрында була. Шаһитлар сүзләренчә, фура "ГАЗель"га килеп бәрелгән. "ГАЗель"га җитди зыян килгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә ике йөртүче дә ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Авария урынына килгән коткаручылар һәлак булучыларны махсус техника ярдәмендә автомобильдән чыгарган.
Нет комментариев