Юлга балчык чыгаручыларга штраф каралган
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлга балчык чыгаручыларга штраф каралган

Авыл хуҗалыгы техникасы, прицеплар һәм тагылма агрегатлар яктылыкны кире кайтара торган җайланмалар белән җиһазландырылырга тиеш

Зур техникаларның тәгәрмәчләренә ябышып чыккан балчык зур куркыныч тудыра

Районыбыз басу-кырларында эшләрнең гөрләп барган чагы. Анда эшләүче техникалар гомуми кулланылышта булган олы юлга чыгып, ындыр табагына да юл ала, машина-трактор паркына да кайта, базга терлек азыгы да ташый. Көннәр коры торганда авыл хуҗалыгы техникаларының гомуми юлдан йөрүләре бернинди дә куркыныч тудырмый, ә инде яңгырлы көннәрдә, зур техникаларның тәгәрмәчләренә ябышып чыккан балчык җиңел машиналарга һәм башка техника чараларына бик зур куркыныч тудырырга мөмкин.

Басу-кырлардан чыгучы зур техникаларның гомуми юлга пычрак, балчык алып чыгуы хокук бозуга керә һәм аның өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.33 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарту каралган:

– гражданнар (трактор йөртүче) өчен – 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф;
– вазыйфаи затлар өчен (мәсәлән, инженер-механик яки җитәкчегә) – 25 000 сум;
– юридик затлар өчен (авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзенә) – 300 000 сум.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 9.3 маддәсендә тракторларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен дә җаваплылык каралган.

За вывоз глины на дорогу предусмотрен штраф

Шоферлар, механизаторлар һәм белгечләр үтәргә тиешле гади генә таләпләр

Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов фаҗигале хәлләрне булдырмау максатыннан һәм штрафка тартылмас өчен шоферлар, механизаторлар һәм белгечләр дә үтәргә тиешле гади генә таләпләрне әйтеп үтте:

– олы юлга чыкканчы һәрбер тәгәрмәч һәм чылбырлар чистартылган, юылган булырга тиеш;
– каты өслекле махсус чыгу юллары булдырырга киңәш ителә, бу пычракны асфальт өслегенә чыгаруны киметә;
– техниканы билгеләнгән нормативлардан артык йөкләмәскә, чөнки ул пычрак чыгару күләмен арттыра;
– механизаторларга һәм машина йөртүчеләргә өстәмә инструктаж үткәрергә;
– барлык яктырту һәм сигнал приборлары төзек хәлдә булырга тиеш.

Тракторларны, комбайннарны, прицепларны һәм тагылма агрегатларны пычранган тәгәрмәчле (ябышкан грунтлы) килеш гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына чыгару катгый тыела. Кырдан асфальт юлга чыккан саен техниканың тәгәрмәчләре чистартылырга тиеш. Тәгәрмәчләр чистартылмыйча машина юлына чыгып, асфальт өслек пычранган очракта, шофер-механизатор, белгечләр аны чистарту чараларын күрергә тиеш.

Шулай ук барлык авыл хуҗалыгы техникасы, прицеплар һәм тагылма агрегатлар яктылыкны кире кайтара торган җайланмалар белән җиһазландырылырга тиеш.

Хөрмәтле шофер-механизаторлар, белгечләр-җитәкчеләр алда ассызыклап әйтелгән кисәтүләрне кабул итеп, сезнең бу эшкә булган карашыгыздан юлдагы иминлек саклануын аңлап эшләсәгез иде.

 


штраф

Нет комментариев