Коточкыч авария: хатын-кыз һәлак булган, зыян күрүче бар
Фаҗига 31 июльдә Базарлы Матак-Мамык автомобиль юлында теркәлгән
Әлки районында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кызның гомере өзелгән, 11 яшьлек кыз җитди җәрәхәтләр алган, дип яза «Шәһри Казан».
Фаҗига 31 июльдә Базарлы Матак-Мамык автомобиль юлында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «ВАЗ-219020» автомобиле белән идарә иткән 1968 елгы хатын-кыз, икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда, төп юлдан хәрәкәт иткән LADA Iskra автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике машина бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ-219020» йөртүчесе хастаханәдә вафат булган. Аның белән бергә барган 2015 елгы кыз бала авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә озатылган. Табиблар аның хәлен тотрыклы авыр дип бәяли.
Икенче автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры медицина ярдәме алганнан соң амбулатор дәвалануга җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев