Авария нәтиҗәсендә кыз бала җәрәхәтләр алган
Чаллыда «Лада» йөртүчесе 15 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз бала җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәте Авангард урамында булган. 25 яшьлек «ЛАДА Гранта» йөртүчесе җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә кызны бәрдергән.
Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.
Нет комментариев