Һәлакәттә 20 яшьлек кыз үлгән, машина йөртүче – комада (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттә 20 яшьлек кыз үлгән, машина йөртүче – комада (фото)

Бүген 17 февраль иртәсендә - 9:30 сәгатьтә Түбән Кама шәһәре янындагы юл-транспорт һәлакәте була.

Фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан дип фаразланыла. Шуның аркасында ул каршы як хәрәкәт полосасына чыга.

Җиңел машинаның пассажиры - 20 яшьлек хатын-кыз урында ук үлә. Йөртүче ир-ат комада, ди. Аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Аларны изелгән машинадан коткаручылар ярдәмендә генә чыгарганнар. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.

Чыганак: intertat


250

Нет комментариев