Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләргә бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр

Киңәшләрне үтәү аварияләр куркынычын киметергә һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк

Һава шартлары начар булу сәбәпле, республика юлларында бозлавык барлыкка килде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобильдә йөрүчеләрне юлларда сак булырга һәм юллардагы катлаулы шартларны исәпкә алырга чакырды.

Инспекторлар машина йөртүчеләргә иминлек чаралары турында искә төшерә:

кискен маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле;
кинәт тормозга басмаска;
борылышларда игътибарлылык һәм саклык күрсәтергә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу киңәшләрне үтәү аварияләр куркынычын киметергә һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк диелә чыганакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев