Обгонга чыксаң, 7500 сум штраф яки...
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә
Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында 30 гыйнвардан 8 февральгә кадәр Балтач районы территориясендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелә.
Юл кагыйдәләрен бозган, обгонга чыккан өчен 7500 сум штраф яки 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат кагыйдә бозып тоткарланган очракта шоферларны машина белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итәчәкләр.
Юл кагыйдәләрен бозып, обгонга чыккан өчен административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан хокук бозу кылынганда, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев