Авариядә өч кеше зыян күргән.
Татарстанда М7 трассасының 771 нче километрында 18 пассажир утырган автобус «КамАЗ» белән бәрелешкән.
«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, автобус Казан – Буа маршруты буенча барган. Авариядә өч кеше зыян күргән.
Якынча мәгълүматлар буенча, авария автобус йөртүчесенең дистанция сакламавы аркасында килеп чыккан.
Нет комментариев