Юл кырыена төшеп киткән “Пежо” машинасын йөртүче зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл кырыена төшеп киткән “Пежо” машинасын йөртүче зыян күргән

Һәлакәт Татарстанда Казан - Малмыж трассасының 31нче километрында булган.

Биектау районында юл кырыена "Пежо" машинасы төшеп киткән, зыян күрүче бар, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә бүген 6.20 сәгатьтә алынган. Чакыруга "Бөреле" посты һәм 113нче коткару часте хезмәткәрләре килеп, автомобиль аккумуляторын сүндергән. Йөртүчегә машинадан чыгарга булышканнар һәм аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.


250

Нет комментариев