1 сентябрьгә һәр укучыга 15 мең сум түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Тәкъдимнәр әлегә рәсми карар дәрәҗәсендә кабул ителмәгән
Россиядә мәктәп укучылары булган гаиләләргә 1 сентябрь алдыннан федераль түләү кертү тәкъдиме яңгырады. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб белдергән, дип яза «Шәһри Казан».
Аның сүзләренчә, мәктәпкә әзерләнү чыгымнары елдан-ел арта, шуңа күрә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү зарур. Ул быел һәр укучыга 15 мең сум күләмендә федераль түләү билгеләргә тәкъдим иткән.
Әлеге ярдәм 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр укучылары булган барлык гаиләләргә кагылырга тиеш. Чөнки мәктәпкә җыену өчен канцелярия кирәк-яраклары гына түгел, мәктәп һәм спорт формасы, аяк киеме сатып алырга да туры килә.
Моңа кадәр шундый ук тәкъдим белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов та чыккан иде. Ул мәктәп яшендәге һәр бала өчен ел саен махсус түләү кертергә тәкъдим итте.
Аның фикеренчә, башлангыч сыйныф укучылары өчен түләү төбәктәге уртача хезмәт хакының 25 проценты, 5–9 сыйныф укучылары өчен — 30 проценты, ә 10–11 сыйныф укучылары өчен 35 проценты күләмендә булырга тиеш.
Әлегә бу тәкъдимнәр рәсми карар дәрәҗәсендә кабул ителмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев