18 яше тулмаган затларга машина йөртү таныклыгы бирергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Инициатива авторлары сүзләренчә, кайбер 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар җитди белем бирү проектларында катнашалар, югары дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңәләр һәм бизнес белән шөгыльләнәләр
Россиядә 16 яшькә җиткән затларга машина йөртү таныклыгы бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әмма сүз укуда, спортта яки эшмәкәрлектә зур казанышларга ирешкән яшүсмерләр турында гына бара, дип яза Татар-информ.
Инициатива авторлары сүзләренчә, кайбер 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар җитди белем бирү проектларында катнашалар, югары дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңәләр һәм бизнес белән шөгыльләнәләр. Мондый казанышлар дисциплиналылык, карар кабул итә белү, вакыт һәм ресурслар белән идарә итү турында сөйли. Бу күнекмәләр яшьләргә куркынычсыз рәвештә машина йөртергә ярдәм итәчәк, дип ышаналар парламентарийлар.
Шулай ук, депутатлар фикеренчә, машина йөртү таныклыгын вакытыннан алда алу яшьләрнең активлыгын хуплаячак, ләкин шул ук вакытта юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен төшерергә ярамый. «Иминиятләштерү» сыйфатында мондый затларны автомәктәптә уку һәм ЮХИДИ имтиханнарын тапшыру гына түгел, ә психологик тестлар узарга да мәҗбүр итәргә кирәк, дип тәкъдим иттеләр Дәүләт Думасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев