43 балтачлы штрафын ни өчен ике тапкыр түләгән... гаеп кемдә?
Кеше һәм закон

43 балтачлы штрафын ни өчен ике тапкыр түләгән... гаеп кемдә?

Шуларның 43енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды...

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының
20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына,15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2018 елның биш аенда 69 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 43енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 15 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга
алынды, 4 кешегә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралды. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдагы терминалга килеп түләргә була.
Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


төрлесе

Нет комментариев