Аталары улларын хәзерләнмәгән дәрес өчен башы белән идәнгә орган
Кеше һәм закон

Аталары улларын хәзерләнмәгән дәрес өчен башы белән идәнгә орган

Татарстанда 6 бала атасы булган 39 яшьлек С.С. 2006 һәм 2008 елгы улларын кыйнауда гаепләнә, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Укучы балаларда кыйналу эзләрен мәктәптә күреп алалар һәм полициягә хәбәр итәләр. Тикшерү вакытында әти кешенең исерек килеш балаларын даими рәвештә кыйнавы ачыклана. Кыйнау өчен төп сәбәп - балаларның эзерләнмәгән өй эшләре. Мәсәлән, 30 сентябрь көнне, ир бер улын башыннан тотып алып идәнгә бәрә.

Хәзерге вакытта балалар махсус оешмага җибәрелгән. Тикшерү төгәлләнгәч, эш судта каралачак.
Чыганак: http://matbugat.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев