Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала туганга - 10, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсенә 20 мең сум түләнә

Татарстанның Мамадыш районында яңа муниципаль ярдәм чарасы — бала тапкан очракта түләү барлыкка киләчәк

Мамадыш районында бала тууны теркәүчеләргә 10 мең сум түләнәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсе өчен түләү күбрәк булачак — 20 мең сум. Шул ук вакытта гаиләнең Мамадыш районында яшәве мәҗбүри шарт булып тора, дип яза Шәһри Казан. 

Түләүне билгеләү өчен әти-әниләр Мамадыш районы башкарма комитеты ЗАГСына мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Россиядә икенче балага 912 мең сумлык ана капиталы каралган (әгәр элегрәк беренче балага сертификат кулланылмаган булса). Беренче бала туганда түләү 690 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие бар — 26,4 мең сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев