Балтачлылар праваны күпфункцияле үзәктә алмаштыра башлады
Кеше һәм закон

Балтачлылар праваны күпфункцияле үзәктә алмаштыра башлады

Хәзер машина йөртү таныклыкларын Арчада түгел, ә үзебездә күпфункцияле үзәктә дә алмаштырып була.


Балтачлылар хәзер машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыккан яки югалткан очракта аны Балтачтагы күпфункцияле үзәктә алмаштыра ала.
Мондый мөмкинлектән беренчеләрдән булып район эчке эшләр бүлеге ветераны Фәрит Галимуллин файдаланган.
- Бик уңайлы, документларымны илтеп тапшырдым, ун көн эчендә әзер дә булды, - ди Фәрит абый.
Күпфункцияле үзәкләрдә "права" алыштыру мөмкинлеге пәйда булуы халык дәүләт хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә файдалана алсын өчен булдырылган.
Фото: yandex.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев