Балтачта халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Кеше һәм закон

Балтачта халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

25 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Казанда бушлай юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:

- 8-800-201-16-00;

-  WhatsApp: 8 (987) 205-00-63; 8(843) 238-10-00.

Балтач  районында исә халыкны кабул итү Балтач мәдәният үзәгендә (Балтач, Ленин урамы, 45 йорт) үтәчәк. Кабул итү буенча җаваплы кеше – Алисә Миңнемулла кызы  Хәйруллина (84368)2-52-38

район Пенсия фонды идарәсе белгече Алсу Сәяф кызы Сафина 8:00 –09:30;

нотариус  Фәрит Салих улы  Хаметшин 11:00-12:30;

 “БТИ” оешмасы җитәкчесе  Айрат Шамил улы Закиров 12:30 – 14:00;

адвокат Рашит Мәсхүт улы Нәбиев 14:00-15:30.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кайнар линия бесплатная юридическая помощь бушлай юридик ярдәм

Нет комментариев