Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы Президенты һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратларының, барлык төр министрлыкларның җаваплы белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультатив бригада безнең Балтач районында 23 мартта 10.00-12.00 сәгатьләрдә Куныр авылы мәдәният йортында, 13.00-15.00 сәгатьләрдә Нөнәгәр авылы мәдәният йортында халыкны кабул итәчәк.
Өстәмә сораулар өчен телефон: 2-54-37
фото:yandex.ru
Нет комментариев