Элеваторда эшче һәлак булган
Кеше һәм закон

Элеваторда эшче һәлак булган

Татарстанда «Яр Чаллы элеваторы»нда булган фаҗигале вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.

Фаҗигале вакыйга кичә «Яр Чаллы элеваторы»нда 09:00 сәгать тирәсендә булган. 

Силос корпусларының берсендә технологик җиһазларны тикшергәндә 36 яшьлек останың аягы эчкә суырылып кереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Эш РФ Җинаять кодексының 143 маддәсенең 2 өлеше (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт саклау кагыйдәләрен бозу) буенча квалификацияләнгән. Тикшерү прокуратурада контрольгә алынган, дип яза Татар-информ.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев