20 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган пакетлар өләшенде
«Укырга барырга булыш» акциясе кысаларында, 24-19 август көннәрендә полициянең балигъ булмаган балалар бүлегендә исәптә торучы яшәүсмерләрнең һәм әти-әниләренең яшәү урыннарына барып, аларның мәктәпкә әзерлекләре тикшерелде.
Балтач бистәсеннән Гыйләҗевларның иганәчелек ярдәме белән, 20 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган пакетлар өләшенде.
Әлеге акцияне тормышка ашырырга ярдәм иткән Гыйләҗевларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, диләр полиция хезмәткәрләре.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев