Гаеплеләргә 1 мең сум штраф билгеләнде
Казанда чәчәк орлыкларын урлаган өчен берничә хатын-кыз административ штрафлар алды. Алар үз гамәлләрен урланган үсемлекләрнең сатып алынганнарыннан яхшырак үсеп китүе турындагы халык билгесе белән аңлаттылар. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эшләрне Казанның Совет районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Эдуард Миндубаев карады. Материаллардан күренгәнчә, хатын-кызлар үз гаебен таныган һәм кылган эшләренә үкенгән.
Суд аларны административ хокук бозулар кылуда гаепле дип таныды һәм һәркайсына 1 мең сум штраф билгеләде.
Җәзаны карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча йә кичектерү яки кичектереп тору вакыты тәмамланганнан соң түләргә кирәк.
Вести Татарстан
Нет комментариев