Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Кеше тормышы һәм сәламәтлеге – беренче урында

Сатучы исеменә дәгъва хатын ике нөсхәдә булдырырга, үзегездә калачак нөсхәдә сатучыдан дәгъваны кабул итү датасын күрсәтүен һәм кабул иткән затның имза салуын сорарга киңәш итәбез

Агымдагы елда «Хезмәт» газетасы битләрендә һәм социаль төркемнәрдә райо-ныбызда кулланучылар хокукларын яклау юнәлешендә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Балтачтагы эшчәнлеге турында таныштырган идек.

Бу юнәлештә төп вазифаны башкаручылар – кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең райондагы эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен алар урнашкан район социаль ярдәм күрсәтү идарәсенең өченче катына күтәрелдек. Анда безне биш мөлаем ханым – шушы  хезмәтнең белгеч-экспертлары Гөлназ Сафина, Алинә Кәримова, Тәнзилә Хәлиуллина, Ләйсән  Тәхәвеева һәм Альбина Галимуллина каршы алды. Бу оешма турында иң элек сорауларыбызны Гөлназ Сафинага бирдек.  

— Без хезмәт куя торган оешма Татарстан Республикасы буенча  кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы булып тора. Күп очракта безне кыскача гына Роспотребнадзор дип тә атыйлар. Мондагы  хезмәткәрләр Балтач ра-йонында Биектау территориаль бүлеге эшчәнлеген тәэмин итә. Эшчәнлегебез Балтач районы белән генә чикләнми, Биектау территориаль бүлеккә кергән Биектау, Балтач, Арча, Әтнә районнарының һәрберсендә күзәтчелек йөзеннән тикшерүләргә тартылабыз. Безнең идарәгә ике мөһим мәсьәләне хәл итү йөкләнгән: халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә контроль ясау, профилактик чаралар үткәрү, күзәтчелек итү һәм кулланучылар базарында кулланучылар хокукларын яклау,  бу өлкәдә Россия Федерациясе законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәүне күзәтүне һәм тикшереп торуны оештыру.  Җитәкчебез Салкова Эльвира Валентиновна – баш санитар табиб,  Биектау районыннан торып эш белән идарә итә.

 

Беренче юнәлеш буенча, кыскача «СанПин» дип йөрткән, безнең өчен төп күрсәтмәләрнең берсе булган җыентыкларга тормышның һәр юнәлеше буенча куелган мәҗбүри нормативлар һәм тиешле чаралар үтәлешен контрольгә алу буенча зур эш алып барабыз, ди Алинә белән  Ләйсән. Бу юнәлештә төп игътибар балаларның, укучы яшүсмерләрнең туклануына бирелә икән.

 

– Районның һәр балалар учреждениесе, бакчамы, мәктәпме, план нигезендә бар да елга бер тапкыр профилактик тикшерү үтәләр. Монда инде туклануны оештыру да, укыту-тәрбия чараларының тиешле нормативлар буенча баруын да тикшерәбез. Профилактик тикшерү барышында барлык анализлар алына, аларга лаборатория шартларында тикшерү уздырыла, ниндидер кимчелекләр табылса, тәкъдимнәр бирелә. Бу чара барышында штраф санкцияләре кулланылмый, әмма аларны бетерү буенча без рәсми күрсәтмәләр бирәбез. Балтач районы гына түгел, әйтелгәнчә, беркетелгән башка урыннарга да күзәтчелек итү өчен баралар, шуңа да районыбызда эшнең торышын башкалар белән чагыштырып була, — ди Ләйсән Тәхәвеева.

 

Бу оешманың күзәтчелек юнәлешендә тикшерү чаралары турында Гөлназ Сафина сөйләп узды:

 

— Белгәнегезчә, 2022 елдан эшмәкәрлек белән бәйле тикшерүләргә катгый таләпләр куелды. Планнан тыш контроль чаралар үткәрү бары тик аерым очракларда гына — гражданнар гомеренә куркыныч янаганда һәм сәламәтлегенә авыр зыян килгәндә, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә янаганда, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта мондый тикшерүләр прокуратура органнары белән килештерелергә тиеш. Планнан тыш тикшерүләр шулай ук Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым күрсәтмәләре,  кушуы буенча үткәрелергә мөмкин. Моннан тыш, хәзер  төрле группа товарларга мәҗбүри «Честный знак» маркировкасы кертелү сәбәпле, кимчелекләр еш җибәрелә. Алкоголь алып кайтканда, аны сатканда Россия Федарациясе карары нигезендә ЕГАИС системасында чагылырга тиешлеге хәзер инде катгый рәвештә үтәлә, дип әйтә алабыз. Әмма, әйткәнемчә,  товарларны маркировкалауның дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС МТ – государственная  информационная система маркировки товаров)  чагылырга тиешле товарның хәрәкәте прог-раммада күренми яисә нинди дә булса тайпылыш теркәлсә, шушы тайпылышларны җибәргән   сәүдә ноктасына планнан тыш тикшерү үткәрергә мәҗбүр булабыз. Баштарак бу исәпне тәмәке, сөт, сок продукциясенә, соңрак кондитер товарларны маркировкалауның дәүләт мәгълүмат сис-темасына керттеләр. Бүгенге көндә мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар шушы программада исәпкә алынып кына кулланучыга сатылырга тиеш. Алай гына түгел, базарда сатыла торган продукция дә киләчәктә шушы программа аша рәсмиләштереп, сатылырга тиеш, дип  әйтәләр. Аның төп максаты — һәр продукциянең җитештерүчедән кулланучыга кадәр барып җитү юлын күзәтү мөмкинлеген тудыру. Бүген, әгәр телефонда QR-кодларны укый торган «Честный знак»  программасы урнаштырылган икән, һәр сатып алучы товар турында барлык информацияне үз телефонында укый ала. Бу юнәлештә агымдагы елның 1 сентябреннән эш тагын да катлаулана. Аз гына аңлатып китәм: сез товар алганда сату-касса аппаратлары сатыла торган товарның QR-кодларын укыйлар. Программа тулысынча көйләнгән булса, мәсәлән: сату срогы чыккан товар турында касса аппаратында кисәтү язуы чыга, ягъни бу товар, продукция сатылырга тиеш түгел. Белмичәме, аңлапмы-аңламыйчамы программада бу кисәтүне чыгара торган функциясе эшләмәсә, бүген автотранспорт чаралары тизлекне арттырган өчен автоматик рәвештә килә торган штрафлар шикелле үк, сату ноктасы хуҗасына, шәхси эшмәкәрме, юридик затмы, автоматик рәвештә штрафлар килә башлаячак. Бу очракта штарфлар суммаса хәйран зур булуын гына әйтә алабыз. Шуның өчен сату белән шөгыльләнүчеләргә моңа игътибар итәргә кирәк.

 

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны кире кайтарыру сораулары күпләрне борчый, бу турыда юрист Тәнзилә Хәлиуллиннан кыскача аңлатма бирүен сорадык:

 

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында «РФ Законының 25 маддәсе нигезендә, товар формасы, габаритлары, төсе, үлчәме яки комплектланышы ягыннан кулланучы теләгенә туры килмәгәндә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны саткан сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруны таләп итүгә хокуклы.

 

Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә алыштыруга хокуклы.

 

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар түбәндәге шартлар үтәлгәндә алыштырыла: әлеге товар кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлык-лары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ сакланган булса. Кулланучының  товар чегы яки касса чегының яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документының булмавы кулланучыны шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, әлеге т таләп итә ала. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе әлеге товар кире кайтарылганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

 

Сатучы исеменә дәгъва хатын ике нөсхәдә булдырырга, үзегездә калачак нөсхәдә сатучыдан дәгъваны кабул итү датасын күрсәтүен һәм кабул иткән затның имза салуын сорарга киңәш итәбез. Сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда, аны почта аша заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк.

 

Сатучы тарафыннан сату-алу килешүен үтәүдән баш тарткан очраклар еш очрый, шуны гына әйтә алам, без эшсез утырмыйбыз, ди кулланучылар хокукларын яклау белән турыдан-туры шөгыльләнүче Альбина Галимуллина. Күпләр, безгә дәгъва белән килгәннәрен белеп, сатып алучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаралар, шулай ук безнең тарафтан суд органнарына мондый очраклар буенча мөрәҗәгать-гариза төзегәнгә инануга, сатып алучының законлы таләбен үтиләр. Һәм инде һәр сатып алучыга теләк – сезнең  кулыгызда сатып алу турында касса, товар чегы булуы һәм аның саклануы кирәк. Касса аппараты булмаган очракта сезгә кулдан языпмы, барыбер товар накладное бирелергә тиеш. Аны сораудан оялмаска кирәк, киләчәктә бәхәс килеп чыкканда, ул сезнең нык-лы калканыгыз булып торачак.

 

Гомумән алганда, бу биш кешедән торган оешманың җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә кеше сәламәтлегенә, иминлеге куркыныч тудырмый торган мохитне булдыруны, кеше тормышының куркынычсызлыгын тәэмин итүе, кулланучыларның хокукларын көндәлек яклау өлкәсендә мөһим һәм шуның кадәр күләмле эш башкаруларына гаҗәпләнәсең. Эшләрендә уңышлар, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек телибез!

 

(Кулланучылар хокукларларын яклау мәсьәләләре буенча язмаларыбыз белән газетабызның алдагы саннарында танышырга мөмкин булачак)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев