Мошенниклар кредитлар рәсмиләштерү белән алдауның яңа схемасын уйлап тапкан
Кеше һәм закон

Мошенниклар кредитлар рәсмиләштерү белән алдауның яңа схемасын уйлап тапкан

Хакимият республикада яшәүчеләрне онлайн-сервисларның техник җитешсезлекләре белән бәйле шикле хәбәрләр алганда уяу булырга һәм чит кешеләргә шәхси мәгълүматларны тапшырмаска чакыра

Мошенниклар интернет-сервислар эшендәге техник җитешсезлекләрне гражданнарны алдау һәм кредитлар рәсмиләштерү өчен куллана башлаганнар. Яңа схема турында Татарстан цифрлы үсеш министрлыгында кисәттеләр.

Ведомствоның мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Ленар Бадыков матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, җинаятьчеләр цифрлы платформалар эшендәге өзеклекләр турындагы хәбәрләрне мошенниклык гамәлләре өчен сылтау итеп куллана. Шул ук вакытта белгеч ассызыклаганча, Татарстанда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән.

Хакимият республикада яшәүчеләрне онлайн-сервисларның техник җитешсезлекләре белән бәйле шикле хәбәрләр алганда уяу булырга һәм чит кешеләргә шәхси мәгълүматларны тапшырмаска чакыра.

Элегрәк белгечләр җинаятьчеләр төрле сылтаулар белән гражданнарның шәхси мәгълүматларына һәм банк счетларына керү мөмкинлеге алырга омтылган мошенник схемалары турында берничә тапкыр кисәткәннәр иде.

Казань КП


Нет комментариев