Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Пенсияне 50 мең сумга җиткерү өчен нишләргә?

Айлык пенсия күләме 50 мең сумга җитсен өчен, тупланма өлеш 41 272,28 сум булырга тиеш.

50 мең сумга кадәр пенсия алу өчен елына максималь күләмдә – 10 пенсия коэффициентын тупларга кирәк. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец “ФедералПресс” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән, дип яза Ватаным Татарстан.

“Пенсиянең төп өлешен һәр ел саен Хөкүмәт билгели һәм үзгәртә. 2025 елда аның күләме 8 728 сум 73 тиен тәшкил итәчәк”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, пенсия төп өлеш һәм тупланма өлештән торып, хезмәт стажы һәм пенсия коэффициенты күләменә турыдан-туры бәйле. Быел 1 гыйнвардан бер пенсия баллының бәясе 142,76 сумга җиткән. Бу, хезмәт хакы максималь булганда, тупланма өлешне елына 1427,6 сумга җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

Айлык пенсия күләме 50 мең сумга җитсен өчен, тупланма өлеш 41 272,28 сум булырга тиеш. Моның өчен 30 ел дәвамында һәр ел саен 10 пенсия коэффициентын тупларлык дәрәҗәдә хезмәт хакы (200 мең сумнан ким булмаска тиеш) алып эшләү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев