Полиция  мәктәп укучыларының сугышу сәбәпләрен тикшерә
Кеше һәм закон

Полиция мәктәп укучыларының сугышу сәбәпләрен тикшерә

Укучылар талаша, аның нәтиҗәсендә оппонентларның берсе җәрәхәтләр ала.

Азнакай районында полиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында низаг килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл турында хәбәр 17 гыйнварда килгән. Укучылар талаша, аның нәтиҗәсендә оппонентларның берсе җәрәхәтләр ала.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, ул тәмамлангач процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип өстәделәр ведомствода.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев