Татарстанда махсус хәрби операциядәге 700 кешенең гаиләсен 70 млн сумлык кредитлардан азат иткәннәр
Республикада барлыгы 3 меңнән артык ярдәм чарасы эшли
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре 70 млн сумга якын кредит бурычларынна азат иттеләр. Ташлама республиканың 700дән артык кешесенә кагылды.
Төп үзгәреш: хәзер 1 майдан контракт төзүчеләргә срогы чыккан 10 млн сумга кадәр кредитны сызып ташлыйлар. Элек закон чикләнгән чорда гына гамәлдә булган-2024 елның декабреннән 2025 елның декабренә кадәр. Хәзер аны киңәйттеләр, дип аңлатты ТР баш суд приставының беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин.
Татарстанда контрактчыларга шулай ук документларны имзалаганда 2,9 млн сум түләү каралган. Бу Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Хәзер бпла гаскәрләре аеруча кирәк-анда компьютерлар белән эш итә һәм симуляторларда уйный белүчеләрне теләп алалар.
Республикада барлыгы 3 меңнән артык ярдәм чарасы эшли. Күп кенә гаиләләр бизнес ачу өчен 350 мең сум акча ала ала, ә ветераннарга бушлай уку һәм эшкә урнашуда ярдәм итү мөмкинлеге бар.
НТР-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев