Хезмәткә закон нигезендә тиешенчә түләнергә тиеш
Һәркемнең хезмәтенә закон нигезендә тиешенчә түләнергә һәм бу турыда һәркем белергә дә тиеш
Кешеләрнең хезмәт хокукларын саклау – прокуратураның мөһим бурычларының берсе. Район прокуратурасы бу мәсьәләгә гаять зур игътибар бирә, оешмаларда, предприятиеләрдә даими төстә планлы тикшерүләр үткәрелә. Шулай ук тикшерүләр прокуратурага кергән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр нигезендә дә оештырыла. Гадәттә бу тикшерүләргә Республика мәшгульлек үзәге белгечләре жәлеп ителә.
Районда эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт законнарын бозуның аеруча еш очрый торганнары – хезмәт хакын үзвакытында, шул исәптән кеше эштән азат ителгәндә, еллык отпускага киткәндә түләмәү.
Эш бирүчеләрне искәртеп түбәндәгеләрне әйтеп үтәсе килә:
– Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.27 маддәсендә хезмәткә түләүне бозу очраклары буенча административ жаваплылык каралган.
Мәсәлән, 5.27 маддәнең 6 өлешендә күрсәткәнчә, әгәр эш бирүче хезмәт хакын, отпуск түләүләрен яисә эштән киткән очракта вакытында хисап ясамаса, яисә эшченең гозере буенча хезмәт хакы күчә торган кредит оешмасын үзгәртмәсә, яисә минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләсә, вазифаи затлар 10-20 мең сумга кадәр штрафка, юридик затлар 30-50 мең сумга кадәр штрафка тартылалар.
– Әгәр дә бу хилафлыклар ел дәверендә кабат ачыкланса, вазифаи затка штраф 20-30 мең сум яисә 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификация, ә юридик затларга 50-10 мең сумга кадәр штраф яный.
– Аннан тыш, хезмәт хакын түләүне тоткарлаган өчен эш бирүчегә РФ Хезмәт кодексының 236 маддәсе буенча матди җаваплылык та йөкләнгән. Хезмәт хакы, отпуск өчен түләү, эштән азат ителгәндә түләү һәм хезмәткәргә тиешле бүтән түләүләр билгеләнгән срокта үтәлми икән, эш бирүче аларны процентлар (акчалата компенсация) белән бергә түләргә тиеш. Ә процентларның суммасы Россия Федерациясе Үзәк банкының бу вакытта гамәлдә булган рефинанслау ставкасының ким дигәндә йөз илледән бер өлеше күләмендә, түләү билгеләнгән сроктан соңгы көннән башлап исәп-хисап көненә кадәр, хезмәт хакы тоткарланган һәр көн өчен исәпләнә. Хезмәт хакы түләүнең тоткарлануында эш бирүченең гаебе булу-булмауга карамастан, ул әлеге акчалата компенсацияне түләргә тиеш. Эш бирүчегә бу бурыч очраклы гына йөкләнми – хезмәт хакын үзвакытында түләмичә, ул бит аны үз хезмәткәрләреннән бушлай кредитлый дигән сүз. Бу түләүләр үз чиратында бюджет оешмалары өчен өстәмә финанс нагрузка булып бара.
– Шулай ук Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 145.1 маддәсендә хезмәт хакын вакытында түләмәгән яисә минималь күләмнән аз түләгән очракта җинаять җавапчылыгы каралган. Бу очракта төгәлрәк әйтсәк, 2 айдан артык вакыт аралыгында эш бирүче явыз ният белән хезмәт хакын тулысынча яисә минималь хезмәт хакыннан азрак түләгән өчен аңа 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр мәҗбүри эш, яисә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү кебек җәза бирелергә мөмкин.
Бу мәсьәлә буенча йомгаклап шуны әйтергә кирәк: районда хезмәт хакын үзвакытында түләү проблемасы бюджет оешмалары өчен дә һаман актуаль булып кала, чөнки соңгы тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
– Хезмәт турындагы законнарны бозуның башка очраклары буенча да административ җаваплылык каралган.
Мәсәлән, эшче белән хезмәт килешүе төземәү яисә хезмәт килешүе урынына граждан белән хокук шартнамәсе төзү очрагында вазифаи зат 10-20 мең сум штрафка, юридик зат 50-100 мең сум штрафка тартыла.
Әгәр дә бу очрак ел дәверендә кабат ачыкланса, вазифаи затка 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификация, ә юридик затларга 100-200 мең сумга кадәр штраф яный.
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, хезмәт законнарын бозу очракларында (мәсәлән, отпускага графиклар төземәү, хисап кәгазьләрен бирмәү, эштән киткәндә хезмәт кенәгәсен вакытында бирмәү һәм башкалар) административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.27 маддәсенең 1 өлеше буенча 1-5 мең сум штраф, юридик затлар 30-50 мең сум штрафка тартылалар.
Һәркемнең хезмәтенә закон нигезендә тиешенчә түләнергә һәм бу турыда һәркем белергә дә тиеш.
Гөлнара Галимуллина,
Балтач районы прокурор ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев