Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала.
Чөнки безнең җирлектә әлеге бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә зур әһәмият бирәләр. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын.
«Балтач» ял паркында Балаларны яклау көнен билгеләп үтеләчәк. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм оештырылачак. Район мәгариф идарәсе, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылган бу чарада бәйгеләр, җыр-бию һәм спорт уеннары булачак. Бәйрәм сәгать 10.00да башлана. Рәхим итегез!!!
Нет комментариев