26 октябрь - мәктәп китапханәчеләре көне
Көн темасы

26 октябрь - мәктәп китапханәчеләре көне

Китапханә — белем дөньясына юл

Бүген – мәктәп китапханәчеләре көне. Китап — белем ачкычы, ә китапханәче — шул белем дөньясына юл күрсәтүче! 

Китапханә — акыл һәм рухи байлык хәзинәсе. Һәр китап үз эченә яңа дөнья, кызыклы тарихлар һәм тирән мәгънә яшерә. Ә китапханәче укучыларны шул дөнья белән таныштыра, китапны яратырга, белемгә омтылырга өйрәтә. Китап укыган кеше беркайчан да рухи ярлылыкта булмый. Китапханәче — китаплар дөньясының юл күрсәтүчесе. Һәр китап — яңа ачыш, һәр бит — яңа мөмкинлек. Бүген безне берләштергән уртак кыйммәт — китапка булган мәхәббәт.

Китап кешенең күңелен баета, фикерләү сәләтен үстерә, яңа мөмкинлекләр ача. 


Китапханәче

Нет комментариев