12 августта Рәсәйдә хәрби һава көчләре көнне билгеләп үтелә. Быел аның 105 еллыгы. Ул 1912 елдан башлап үткәрелә.
Иксез-чиксез һава киңлекләрендә Ватан алдындагы хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтәгән райондашларны чын күңелдән тәбрик итәм. Хәзерге вакытта да хәрби һава көчләре илебез иминлеген саклауда мөһим урын били һәм яшь буынга хәрби- патриотик тәрбия бирү дә районкүләмендә урынлы алып барыла.
Хөрмәтле ветераннар! Үзегезгә һәм дә якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычлар теләп калам. Бәйрәмнәрне һәрчак имин күк йөзе астында , тыныч күңел белән үткәрергә язсын! Бәйрәм белән сезне!
Васил Вәлиев,
район хәрби комиссары.
Нет комментариев