Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, атна башында республикада, шул исәптән Балтачта да яңгырлы көннәр көтелә.
Бүген Балтачта алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәячәк. Төнге сәгатьләрдә - 17-22, көндез 28-33 градус җылы булачак.
Иртәгә, ягъни сишәмбе көнне, районыбызда кыска вакытлы яңгырлар явып узуы көтелә. Урыны белән яшен, боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында җил көчәя. Һава температурасы төнлә - 16-21, көндез 22-27 градус җылы булачак.
Фото: http://vshabalino.ru/images/1111cvtrjggff.jpg
Нет комментариев