Тәрбиячеләр нәни шәхесне зур дөньяда каршы алучы, аның белеменә нигез салучы
Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм ветеран-педагоглар! Сезне һөнәри бәйрәм — Тәрбиячеләр көне белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез — һөнәр генә түгел, ул зур ярату, сабырлык, күңел җылысы һәм нәтиҗә таләп итә торган югары сәләт.
Сез нәни шәхесне зур дөньяда каршы алучы, аның белеменә нигез саласыз, аңарда Ватанга мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, юмартлык һәм белемгә омтылыш тәрбияләүче кешеләр. Сезнең тырышлык белән балалар бәхетле, тулы иҗади энергияле һәм ачышларга омтылучан булып үсәләр. Сез аларга якты һәм онытылмаслык балачак еллары бүләк итәсез, аларның киләчәгенә нигез саласыз.
Бу бәйрәм көнне сезгә авыр, әмма мөһим хезмәтегез өчен тирән рәхмәт белдерәм, ныклы сәламәтлек, иҗади илһам, шатлык-сөенечләр һәм игелекле хезмәтегездә зур уңышлар телим!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев