«Тукай — милләтнең йөрәк тибеше»: Куныр авылында шигърият кичәсе узды
Көн темасы

«Тукай — милләтнең йөрәк тибеше»: Куныр авылында шигърият кичәсе узды

Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле – катнашучылар һәм тамашачылар башкаруындагы бердәм «И туган тел» җыры белән тәмамланды

“Һәр татар кешесе өчен „Тукай“ сүзе — ул иҗат кына түгел, ә күңел халәте, милләтнең йөрәк тибеше. 

2026 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан районыбыздагы чаралар дәвам итә.

19 август көнне Балтач мәдәният үзәге һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, Куныр авылында искиткеч матур әдәби кичә узды.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та катнашты:
— Тукай безнең белән яши. Аның шигырьләрендә — безнең гореф-гадәтләребез, телебез язмышы һәм киләчәгебез. Мондый очрашулар буыннар бәйләнешен ныгыта, Тукай рухы сакланганда, телебез дә, динебез дә яшәр!»  — диде ул.

Программа эчтәлекле һәм бай иде:

Шода һәм Куныр авылы балалары саф татар телендә шагыйрьнең канатлы сүзләрен яңгыратты. Аның шигырьләренә нигезләнеп театраль постановка куелды. Нәфис сүз осталары үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырды.

Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле –  катнашучылар һәм тамашачылар башкаруындагы бердәм "И туган тел» җыры белән тәмамланды.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев