Сочи шәһәрендә «Вся Россия» медиафорумы узачак.
Сочида 16 сентябрьдә "ВСЯ РОССИЯ — 2024» дип исемләнгән журналистларның XXVIII форумы ачылды.
Форумда Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның күп илләреннән журналистлар катнаша. Программада медиаиндустрия өлкәсендә танылган журналистлар, экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, дискуссия клублары узачак.
Әлеге чарада Татарстан делегациясе составында «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев та катнаша.
Нет комментариев