Балтач авылында гомер кичерүче кадерле кешебез ИЛДАР ЗӨФӘР улы ГАРИФУЛЛИНга бүген 65 яшь тула
Яңа Салавычта туып, Балтач авылында гомер кичерүче кадерле кешебез ИЛДАР ЗӨФӘР улы ГАРИФУЛЛИНга 2 августта 65 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз! Гомерең буе гаиләң, якыннарыңны кайгыртып яшәвең, һәрьяктан үрнәк әти, ышанычлы ир булып, һәрвакыт безне аңлавың, төпле киңәшләр бирүең өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Без барыбыз да һәрчак сиңа
таяна, ышана алдык - монысы өчен дә зур рәхмәт! Намуслы хезмәтең, туры сүзең, гадел яшәвең белән үткән гомереңне матур сәхифәләр белән бизәдең. Һәм безнең тормышыбызны да тыныч, рәхәт, якты итә белдең. Без син төзегән ныклы гаиләдә бик бәхетле булдык, әти!
Алга таба да әниебез белән пар канатлы булып, җан тынычлыгы, сәламәтлек, иминлек белән хәерле озын гомер кичерергә язсын!
Күктә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Яшик әле шулай гел бергә!
Сине яратып, балаларың Ләйсән-Наил, Инсаф-Альбина, Камилә, Зилия, Ислам, Сафия. Бу теләкләргә әниебез Миләүшә, әбиебез, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар да кушыла.
ideal.florist/uploads/posts
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев