Балтач авылында яшәүче олы хөрмәткә лаеклы абыебыз СӘЕТ ФӘРИТ улы ГАРӘФИЕВның 1 октябрьдә 60 яшьлек юбилее. Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз...
Балтач авылында яшәүче олы хөрмәткә лаеклы абыебыз СӘЕТ ФӘРИТ улы ГАРӘФИЕВның 1 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә бар. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә, Сәит абый, синең кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле, акыллы, һәрвакыт ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Син дә бүген яраткан гаиләңнең таянычы, кадерлесе, туганнарның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтуларсыз да булсын әлеге чор.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен
Олылыйбыз бүген сине без.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Кайгы килсә, бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.
Иң изге теләкләр белән бертуган сеңелләрең, энеләрең.
Фото: citytour-stolitsa
Нет комментариев