Балтач бистәсендә яшәүче СӘЕТ ФӘРИТ улы ГАРӘФИЕВка 1 октябрьдә - 60 яшь.
Кадерле әтиебез, олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. 39 ел шофер булып эшләү дәверендә никадәр сикәлтәле, авыр, озын, бормалы юллар үткәнсең, күпме йокысыз төннәр үткәргәнсең. Син сабыр холыклы, ышанычыбыз, таянычыбыз, нигезебезнең нуры булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Гомерләрең борчуларсыз, имин үтсен,
Һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен.
Якыннарың ихтирамын тойган хәлдә,
Нигезеңә бәрәкәт һәм бәхет иңсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, кызың, киявең, оныкларың.
Фото: fiberam-market
Нет комментариев