Балтачта яшәүче кадерле кешебез ДАМИР МУЛЛАГАЛИ улы ЗАҺИДУЛЛИНның 30 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле әтиебез, сине туган көнең белән ихластан котлап, сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныгыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әниебез белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык-бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Энҗе, кызларың Эльвина һәм Ландыш, киявең Нияз, оныгың Шамиль.
Фото: flower-market.kiev
Нет комментариев