Балтачта яшәүче әтиебез НУРГАЯН НУРИСЛАМ улы ГӘРӘЕВның 22 июнь көнне юбилее иде.
Кадерле әтиебез! Сине шундый зур бәйрәмең - 55 яшең тулу көне белән ихластан котлыйбыз. Бу көндә сиңа теләкләребезнең иң олысын юллыйбыз. Алдагы гомер елларында тормыш юлың иминлектә, бәхет-шатлыкта үтсен. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
Киләчәктә балаларыңның, туганнарыңның ихтирамын, мәрхәмәтен тоеп, әниебез белән тыныч тормышта яшәргә язсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Сине яратып, әниебез, балаларың Миләүшә, Энҗе, Наил.
Нет комментариев