Шода авылында яшәүче әниебез ГӨЛНУР ГАБДЕЛФӘРТ кызы ХӘБИБУЛЛИНАның 24 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Дөньядагы иң кадерле, иң якын кешебез - әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Шушы ямьле бәйрәмеңдә сиңа меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Олы йөрәкле, кешелекле, изге җанлы булганың өчен сине барыбыз да бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Алай гына да түгел, синнән бөркелгән позитив нурлар янәшәдәгеләрне һәрчак үз янына җыя. Кадерле әниебез! Синең сабырлыгыңа һәм мәрхәмәтлелегеңә сокланмаслык түгел, һәм шул яктылыгың, җылылыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан да түгелмәсен. Сау-сәламәт булып, әтиебез белән бәхетле озын гомер
кичерергә язсын сезгә!
Рәхмәт, әни, булганыңа
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт,
Кирәклесең бүген дә!
Син йолдызларның яктысы,
Гөлләрнең хуш ислесе.
Әйбәт әниләр күп лә ул,
Юк шул синең төслесе!
Сине яратып, әтиебез Рафаэль, балаларың Динар-Ания, Айгөл-Ришат, оныкларың Әмир, Азалия, Норма кода-кодагыйларың, Питрәч кодагыең.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев