Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әтиебез ФЕРДИНАТ НӘКЫЙП улы ШӘФИГУЛЛИНга 2 октябрьдә 60 яшь тула.
Әти! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер, зирәк кеше буларак безгә үрнәк булып торасың. Шуңа да киләчәгеңнең бүгенгедән дә матуррак, бәхетлерәк булуын телибез. Сиңа булачак рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә дә мөмкин түгел. Безнең өчен син иң кадерле зат, күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, таяныч булучы, безнең уңышларыбызга шатланып, безнең өчен һәрчак кайгыртучыбыз син безнең. Әти! Сиңа аяз көннәр, җан тынычлыгы, куанычлы тыныч көннәр телибез. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, әниебез белән балаларыгызның, оныкларыгызның ихтирамын тоеп, тигезлектә, муллыкта, бәрәкәтле тормышта озак гомер итәргә насыйп булсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән әниебез, улың Рушан-киленең Рәмия, оныкларың Адель, Дилә, кызың Алсинә, киявең Радик, оныгың Элида, кода-кодагыйларың.
Фото: canadaflowers
Нет комментариев