Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез РИНАТ ТӘЛГАТЬ улы БӘДРЕТДИНОВның 18 августта 60 яшьлек юбилее иде.
Кадерле әтиебез! Сине күркәм бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, җан тынычлыгы белән үткәрергә язсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
Тормышыбыз һәрчак ямьле булсын,
Бергә-бергә матур яшик без.
Синең киңәшеңне, терәгеңне тоеп,
Әти, диеп озак дәшик без.
Иң изге теләкләр белән әниебез, улың, кызың гаиләләре, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Фото: http://tulainfo71.ru/news/society/36263/
Нет комментариев