Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әтиебез ВАСИЛ ДӘҮЛӘТША улы ДӘҮЛӘТШИНга 10 ноябрьдә 80 яшь тулды.
Кадерле әтиебез! Син гомер буе туры сүзле, һәркемгә ярдәмчел, искитәрлек тырыш, 4 балаңа һәрчак терәк бУлдың. Тормыш авырлыкларын җиңеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Без сине ихлас күңелдәм олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы гомер елларың иминлектә, тигезлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, ишек-капкаларың һәрчак ачык булып, әниебез белән безне көтеп, уңышларыбызга сөенеп, арабызда әле озак еллар яшәсәгез иде.
Сәламәт бул, әти, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Җәүһәрия, балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.
Фото: http://buket812.ru/catalog/ot-3500
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев