Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Котлы булсын бәйрәмнәр!

Районның төзелеш хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткереп, һәммәсенә дә сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар телим.

Районыбыз төзелеш өлкәсендә чәчәк ата. Кайсы гына өлкәне алмыйк, һәр тармакта диярлек төзелеш, төзекләндерү, яңарту. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, фельдшер-акушерлык пунктлары куллануга тапшырыла. Районыбызның торак пунктларын газлаштыру, коммуналь челтәрләрне яңарту, юллар төзү буенча колачлы эшләр башкарыла. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча йөзләгән гаиләләр йорт-җирле булды. Халык яшәеше өчен мөһим бу объектларның һәммәсен дә төзүчеләребез эшли, алар бистәбезне, авылларыбызны ямьләндерә, уңайлы шартлар тудыра.Хөрмәтле төзүчеләр! Барыгызга да бәрәкәтле тормыш, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч күк йөзе телим.
Рамил НОТФУЛЛИН, Балтач муниципаль район башлыгы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250