Куныр авылында яшәүче әниебез ТӘНЗИЛӘ ГАФИУЛЛА кызы СӘГЫЙТҖАНОВАның 2 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Котлыйбыз

Куныр авылында яшәүче әниебез ТӘНЗИЛӘ ГАФИУЛЛА кызы СӘГЫЙТҖАНОВАның 2 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Куныр авылында яшәүче әниебез ТӘНЗИЛӘ ГАФИУЛЛА кызы СӘГЫЙТҖАНОВАның 2 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Әниебез! Сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа теләкләрнең изгесен юллыйбыз: нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен!
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Сине яратып, әтиебез Рәис, Миләүшә-Нургаян, Гөлнара-Илдар, Фәнил-Рәмзия, Фәнүзә-Сирин, оныкларың, кода-кодагыйларың һәм туганнарың.
Фото: canadaflowers

250

Нет комментариев