Әтиебез ИЛДАР ИСКӘНДӘР улы ЗАКИРОВ 27 июнь көнне 50 яшьлек матур юбилей таңын каршылый
Яңгул авылында яшәүче кадерле Әтиебез ИЛДАР ИСКӘНДӘР улы ЗАКИРОВ 27 июнь көнне 50 яшьлек матур юбилей таңын каршылый.
Кадерле Әтиебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез.Сиңа нык тазалык, җан тынычлыгы, тән сихәте, күңел көрлеге, якты, матур, шатлыклы көннәр генә телибез. Әниебез Дидария белән алдагы тормышыгызны да иңне-иңгә куеп, бүгенгедәй шат елмаеп, бәхеткә күмелеп, безне шатландырып тигезлектә гомер итегез!
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә.
Туган көнең белән котларга.
Без бәхетле, Әткәй, син булганга,
Балам диеп өзе леп торганга.
Рә хмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 50 яшен ту лганда.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән әбиебез Нәфисә, әниебез Дидария һәм кызларың Лилия, Гөлия, Гөлүсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев