Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Туганыбыз МӘҮЛИЯ НӘКЫЙПОВАга 50 яшь!

Норма авылында яшәүче, 1 июль көнне күркәм юбилеен билгеләп үтүче, үзенең төгәллеге, таләпчәнлеге, кешелеклелеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган туганыбыз МӘҮЛИЯ НӘКЫЙПОВАга 50 яшь!

Сине гүзәл бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа шушы бәйрәмеңдә теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз. Җаныңдагы йолдызларның балкышын сүндермичә, күңелеңдәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвеңне телибез. Киявебез Рәес белән тигезлектә, балалар бәхетенә куанып, оныклар шатлыгына уралып, тазалык, җан тынычлыгы белән, хәерле-изге гомерләр кичере-
ргә язсын!

Ямьле җәйдә син тугансың,
Арткан җирдә бер чәчәк.
Күзләреңдә яшәү яме,
Матур булсын синең киләчәк.

Янып торган зәңгәр күзләреңдә
Яшәү чаткылары сүнмәсен.
Яшисең син тормыш ямен белеп,
Яшәү дәртең бер дә сүрелмәсен!!!

Иң изге теләкләр белән Каюмовлар, Абделхаковлар, Габделхаковлар, Мөхәммәдиевлар, Галиевлар гаиләләре.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250